tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туе – яшьләр кулында
Сабан туе – яшьләр кулында

Сабан туе – яшьләр кулында

Татарлар яшәгән төрле төбәкләрнең үз гореф-гадәтләре бар. Шундыйларның берсе – Сабан туе бәйрәменә бүләк җыю йоласы күп кенә татар авылларында сакланып калган. Бу йола, буыннан-буынга күчеп, авыл халкын берләштерә. Ат, гармун, җыр-биюләр, милли киемле хатын-кызлар һәм ир-атлар борын-борыннан бәйге җыюның төп үзенчәлеге булган һәм шулай дәвам итә дә. Соңгы елларда бу максатта мини-тракторлар да (мәсәлән, Бәрәңге районының Куян авылында) куллана башладылар.

Бәрәңге районының Портянур авылы яшьләре һәм биредә туып-үсеп, читкә киткән авылдашлар борынгы гореф-гадәтләрне торгызырга карар кыла һәм менә инде ике ел рәттән, үзләре оештырып, бәйге җыялар. Әлбәттә, аларга авыл җирлеге хакимияте, шулай ук авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә берникадәр ярдәм итә. Сүз уңаеннан, авыл яшьләренең инициатив төркеме милли бәйрәмне оештыру һәм үткәрү эшләрен тулысынча үз өстенә алган.

Быел әлеге торак пунктта бәйге җыюны 10 июньдә оештырдылар. Ул нәкъ йола кушканча – бик күңелле һәм матур үтте. Алда бизәлгән җигүле ат бара, авыл халкы шуның арбасына бәйге сала. Бераз арттанрак, гармунда уйный- уйный, татарча җырлап-биеп, ир-атлар һәм хатын-кызлар атлый. Тагын бер үзенчәлекне искә алыйк: шушы вакытта малайлар көрәш батырлары өчен йомырка да җыя.

 

 

ФӘНИЛ МУСИН.

Мари Иле Республикасы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*