tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Горенка мәктәбендә гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтәләр
Горенка мәктәбендә гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтәләр

Горенка мәктәбендә гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтәләр

Бүген тарихи хәтерне саклау хәзерге заманның, дәүләтебезнең иң мөһим мәсьәләләренең берсе булып тора. Бөек фәлсәфәче Цицерон әйткәнчә «Син туганчы нәрсә булганын белмәү – һәрвакыт бала булып калу…»

Тарихны өйрәнмичә, үткәнне бел-мичә, хәзергене аңлап, киләчәкне төзеп булмый. Үз төбәгебезнең тарихын, ата-бабаларыбызның көнкүрешен һәм нигезләрен белеп кенә үз Ватаныбызга мәхәббәт турында сөйләргә мөмкин. Бу эшкә күп көч кертә Зубово-Поляна районы Горенка мәктәбе директоры Светлана Филипповна Ромайкина, коллективы – Утимишева Галина Ринат кызы, Ромайкина Людмила Петровна, Кемайкина Анна Ивановна, Кемайкин Алексей Михайлович, Телякова Нина Николаевна, Комендантова Людмила Фёдоровна белән бергә. Шулай, мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Алиса Шлаева белән 5 сыйныф укучысы Артур Шлаев (фотодалар), татар милли киемнәрен киенеп, татар милли җырларын җырларга яраталар. Ә шул ук мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Самира Мамина татар милли үзенчәлекле җирле киемнәрне үз итә һәм аларны саклап калырга тырыша. Әлеге мәктәптә татарлар борынгы халык, алар озак еллар дәвамында үз йолаларын һәм гореф-гадәтләрен үзгәртмичә диярлек саклап кала алганнар һәм этнос вәкилләре гадәти булмаган мәдәният, рухи традицияләр һәм башка нәрсәләр белән аерылып торулары турында укучыларга җиткерәләр.

Горенка төп мәктәбе укытучылары, халык фольклорының һәм татар милли гореф-гадәтләренең иң кызыклы чагылышлары турында укучыларына сөйлиләр. Мәсәлән, татарларның кунакчыллыгы турында. Татар халкы борынгыдан ук үзенең кунакчыллыгы белән дан тота, шуңа күрә татарлар аны безнең көннәргә кадәр сакланган традиция һәм гадәт буларак аерып күрсәтәләр. Фотодагы 8 нче сыйныф укучысы Амалия Мамина гаиләсе татар халкының гореф-гадәтләрен һәм милли киемнәрен, ризыкларын, халык уеннарын, бәйрәмнәрен саклыйлар һәм буыннан-буынга тапшырырга тырыша. Шулай Амалиягә дә тапшырганнар. Амалия илебезнең күпмилләтле буын вәкиле булуын, барлык халыкларның тату яшәвен бик яхшы белә.

Тагы бер төп үзенчәлек – кызлар өчен махсус тәрбия бирү. Традицион татар гаиләләрендә кызларны балачактан ук хуҗалык алып барырга өйрәтәләр, милли ризыклар әзерләүгә җәлеп итәләр. Һәм тагы бер үзенчәлекле милли традиция – ул безнең бәйрәмнәребез. Язгы чәчү эшләренең тәмамлануын символлаштырган һәм бу якларда да ел саен үткәрелә торган Сабантуй бәйрәмебез татарларның мөһим традициясе булып кала. Сабантуй, Мордовия Республикасының барлык авылларында диярлек, уза. Бу көнне барлык туганнар бергә җыелалар, алар бер-берсеннән ерак яшәсәләр дә. Бәйрәмне балалар да ярата һәм көтә.

Күпмилләтле Мордовиябез мәктәп-ләрендә төрле халык вәкиле укый. Горенка төп белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Ирина Адайкина мордва халкының традицияләре башка этносларның мәдәниятләре белән тыгыз үрелеп баруын, шул ук вакытта үзенчәлеген саклавын күрсәтеп, милли мукшы киемен саклап килүче яшь буын вәкиле. Ул гореф-гадәтләрне дә өйрәнеп килә.
Менә шул рәвешле бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез, киләчәк буынга да шул ук кыйммәтләрне тапшырабыз.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*