tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердски татарлары шәһәр көнен билгеләп үттеләр
Бердски татарлары шәһәр көнен билгеләп үттеләр

Бердски татарлары шәһәр көнен билгеләп үттеләр

3 сентябрь көнне Бердски татарлары шәһәр көнен билгеләп үттеләр. Бердскига 306 ел! Шәһәрнең исеме татарчадан “бирде”, дигәнне аңлата, шулай ук “бирелгән”, “бирәдәш”, “бердәш” аңлатмалары да булырга мөмкин, бу инде туганлыкны, бердәмлекне аңлата. “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының төбәк бүлекчәсе филиалы бу бәйрәмдә татар мәдәниятен югары дәрәҗәдә күрсәтте. Активистларның дус һәм бердәм коллективы бәйрәм мәйданында чатыр корды, анда көне буе татар җырлары яңгырап торды, милли ризыклар, татарча китаплар, милли кием күргәзмәсе эшләде, чатыр үзе борынгыча чиккән сөлгеләр белән бизәлгән иде. Мәтрүшкәле татар чәеннән башка нинди бәйрәм булсын – анысы да булды!

Күмерле самаварда тәмле чәйне Югай Вячеслав һәм Әлфия гаиләсе әзерләгән иде, чәй эчү һәм ял итү өчен махсус урын да булдырылды. Миңлегөл апа исә җеп эрләргә өйрәтте, җыелган халыкка мастер-класс бирде. Милли уеннар мәйданчыгында “Чиләк-көянтә белән йөгерү”, “Чүлмәк вату” уеннарын Дания Хәмзинаның татар биюе буенча мастер-классы алыштырды, халык аны да яратып карады. Шәһәр башлыгы Шестернин Евгений Анатольевич җитәкчелегендәге хакимият делегациясе татарча сәламләп, “Ак калфак”чыларны бәйрәм белән котлады. Кунакчыл татарлар аларны чәк-чәк, гөбәдия белән сыйладылар, кубызда уйнап күрсәттеләр, алар белән очрашу татар биюе белән тәмамланды. Бәйрәмдә милли бердәмлек һәм оешканлык рухы тантана итте! Шунысы куанычлы, бу бәйрәм чарасында татар яшьләре һәм балалар да катнашты, алар күз явын алырлык милли киемнәрдән иде! Шәһәр көнендәге бу милли-мәдәни чарада яңа танышлар таптык, иске дуслар белән очраштык, кыскасы, бәйрәм менә дигән узды!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*