tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда “Катык” этнография фестивале уздырылачак
Татарстанда “Катык” этнография фестивале уздырылачак

Татарстанда “Катык” этнография фестивале уздырылачак

Татарстанда, Исаково авылы янында урнашкан ачык һавадагы этнография музеенда беренче тапкыр «Катык» Этнография фестивале узачак. Чара 18 сентябрьгә билгеләнгән. Әлеге фестиваль татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтү максатыннан уздырыла.

Фестивальнең төп вакыйгасы –  катык ясау буенча мастер-класс.  Ул борынгы рецепт буенча әзерләнәчәк. Сөт ризыгын фестивальгә килгән һәр кеше дә татып карый алачак.

Шулай ук фестивальдә Татарстан, Чувашия, Мари Эл фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясаячак. Музей территориясендә фестиваль кунаклары милли киемнәр киеп карый һәм халык һөнәрчелеге буенча төрле мастер-классларда катнаша алачак, интерактив уеннар үткәреләчәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*