tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче татар революционеры Хөсәен Ямашев 140 еллыгы музей-дәрес итеп билгеләп үтелде
Беренче татар революционеры Хөсәен Ямашев 140 еллыгы музей-дәрес итеп билгеләп үтелде

Беренче татар революционеры Хөсәен Ямашев 140 еллыгы музей-дәрес итеп билгеләп үтелде

Журналист, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев тууына 6 гыйнварда 140 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан Милли музее бүген Габдулла Тукай музеенда 12 татар гимназиясе укучылары катнашында музей-дәрес уздырды.

Хөсәен Ямашев беренче татар большевигы буларак билгеле шәхес. Ул 1903 елда РСДРП (б)га керә һәм Казан комитетының татар төркемен җитәкли. Ямашев шулай ук беренче татар революцион «Урал» газетасын чыгарган журналист буларак та билгеле.

Чараның Тукай музеенда узуы очраклы түгел. «Милли музей фондларында Хөсәен Ямашевның аерым архивы, коллекциясе бар. Сөт савыты һәм Хәдичә Ямашеваның чәч кыстыргычын куя торган савыт, керамик савыт-саба куелган. Моннан тыш, Милли музей йортында язу өстәлендә торган предметлары саклана», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина.

Оештыручылар музей-дәрестә шагыйрьгә бәйле экспонатларның Ямашевка нинди катнашы булуы хакында сөйләде. Музей хезмәткәре әйтүенчә, шагыйрь Тукай белән журналист Ямашевның сәяси карашлары да бер булган.

«Большевиклар, революционерлар турында татар әдәбиятында иң беренче булып Тукай язып чыга. 1910 елда „Бер мән“ дигән шигыре басыла. Ул шигырьне Хөсәен Ямашевка багышлаган, диләр», — диде Лена Тябина. Тукай Җаек шәһәрендә яшәгәндә үк «Фикер» газетасында Ямашевның «Дума ачылган көн» мәкаләсен бастырган.

Хөсәен Ямашев вафатыннан соң да Тукай «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигырь яза. Лена Тябина бу шигырьнең большевик образы чагылган иң беренче әсәр булуын әйтте. Ул шигырьдә Тукай Ямашевның кадерен исән чакта белмәдек, дигән үкенү белдерә. «Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!» дип яза шагыйрь.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*