tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәм хөрмәтенә – шагыйрь кичәсе
Бәйрәм хөрмәтенә – шагыйрь кичәсе

Бәйрәм хөрмәтенә – шагыйрь кичәсе

5 мартта Буаның Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты, җырчы, шагыйрә Гөлнур Айзатның юбилеена багышланган «Җырлы гомер» иҗат кичәсе узды.

Тантаналы чара шагыйрәнең гаилә шәҗәрәсен тәкъдим итү белән башланды. Бүгенге көндә 18 буынны үз эченә алган нәсел шәҗәрәсе мәктәп залын бизәде.

Бәйрәм барышында укытучылар һәм укучыларның шагыйрәгә карата булган җылы котлау сүзләре әйтелде, аның Буа төбәге өчен куйган хезмәтен яктыртуны үз эченә алган видеоролик та күрсәтелде.

5нче сыйныф укучысы Камалтдинова Камилә Г. Айзатның «Киндер сөлге» шигырен яттан сөйләде. Әлеге шигырьдә татар халкының милли гореф-гадәтләре чагылыш тапты.

Әдәби-музыкаль кичәне Г.Айзатның җырларына башкарылган 9нчы сыйныф укучыларының милли биюләре бизәде.

Гөлнур Хәлил кызы иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы киң яктыртылган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәмдә Г.Айзат сүзләренә иҗат ителгән  «Җиңү таңы» (Ф.Мифтахов көе) һәм «Җиңү килде» (Г.Айзат сүзләре, И.Галиев көе) җырлары яңгырады. Әлеге җырлардан соң, сугыш кырларында батырларча ятып калганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

Кичә күмәк фотога төшү һәм бергәләп «Яшәү яме» җырын башкару белән тәмамланды.

Фәридә Абдуллина

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*