tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» тапшыруында милләт формалашуының өч шартын атадылар
«Татарлар» тапшыруында милләт формалашуының өч шартын атадылар

«Татарлар» тапшыруында милләт формалашуының өч шартын атадылар

«Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының «Татарлар» тапшыруында милләт формалашуының шартлары турында фикер алыштылар. Әңгәмәдә сәясәт белгече Руслан Айсин һәм тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов катнашты.

«Бердәм мәгълүмати кыр булу милләт формалашуының бер шарты булып тора. Күп кенә милләтләр бердәм мәгълүмати кыр нигезендә формалашкан. XX гасыр башында матбугат чаралары формалашмаса, Тукай Тукай булмас иде. Тагын бер шарт – мәгариф үсеше. 30 гасыр ахырында һәрбер татар авылында мәктәп-мәдрәсә булган», – ди Айрат Фәйзрахманов.

Руслан Айсин сүзләренчә, милләт формалашуының тагын бер шарты – ул милли буржуазия. «Күп кенә милли зыялылар өчен милли буржуазия матди нигез булган. Китаплар, гәҗитләр чыгару өчен дәүләт бер тиен дә акча бирмәгән, хәтта Тукайның сәяхәтнамә кылуы да милли буржуазия тарафыннан эшләнгән. Бүген капитал бар, ә милли буржуазия юк. Мәгариф системасының бүгенге хәле дә шуның белән бәйледер», – диде ул.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*