tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары рәссам Әхсән Фәтхетдинов күргәзмәсен карап кайтты
Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары рәссам Әхсән Фәтхетдинов күргәзмәсен карап кайтты

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары рәссам Әхсән Фәтхетдинов күргәзмәсен карап кайтты

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең студентлары «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залындагы «Рәссам Әхсән Фәтхетдинов: дуска хатлар» исемле күргәзмәдә булып кайтты.

«Бу күргәзмәдә әдәбият, сәнгать бер дөнья булып яши. Биредә татар халкының җанын ача торган рәсемнәр, скульптуралар урнашкан. Шулар аркылы без татарның рухи дөньясы белән танышабыз. Ияләр образы ислам диненә кадәр булган тәңречелек чорына карый. Берничә тема берләшә: Равил Фәйзуллин белән Әхсән Фәтхетдинов хат алыша, әлеге хатлар күргәзмә композициясенең структурасын барлыкка китерә», – диде КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова.

Әхсән Фәтхетдинов «Ияләр» – «Обереги-хранители» сериясеннән торган күргәзмә өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган. Монда ияләр образы һәм Тукай темасы берләшә, чөнки рәссам мифларның әдәбиятта ничек «яшәгәнен» күрсәтә һәм үзенең Тукай мифын тудыра.

Әхсән Фәтхетдинов Татарстанның сынлы сәнгать тарихында рәсем һәм агач скульптура синтезын төзегән уникаль оста буларак керә, шулай ук аның эшләре монументаль-декоратив сәнгатькә дә, республиканың төрле жанрларына да зур өлеш кертә (хәзерге һәм тарихи темаларда ясалган картиналар, портретлар, натюрморт). Күргәзмә Әхсән Фәтхетдиновның тууына 80 ел тулуга багышланган (1939-2012).

Зилә Мөбәрәкшина

kpfu.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*