tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар авылы” конкурсына хезмәтләр кабул итү тәмамланды
“Татар авылы” конкурсына хезмәтләр кабул итү тәмамланды

“Татар авылы” конкурсына хезмәтләр кабул итү тәмамланды

Әлеге бәйге Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы ярдәмендә оештырылды. Исегезгә төшерәбез, конкурска старт 2020 нче елның 14 нче февралендә бирелде. Ул 29 нчы февральгә кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Әмма бәйгегә хезмәтләр күп килү, катнашырга теләүчеләр шактый булу сәбәпле, оештыручылар аның вакытын 10 нчы мартка кадәр озынайтты.

Бүген, 11 нче марттан, конкурс эшләрен кабул итү төгәлләнде. Катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар арасында бик активлары да бар иде. Россия төбәкләрендәге милләттәшләребез дә актив катнашты. Алга таба оештыручылар хезмәтләр арасыннан конкурс нигезләмәсенә туры килгәннәрен һәм иң отышлыларын сайлап алачак. Ул хезмәтләр конгресс сайтына урнаштырылачак. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Гран-при иясен оештыручылар үзләре сайлый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*