tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без мәңгегә бергә
Без мәңгегә бергә

Без мәңгегә бергә

Агымдагы елның 17-19 августында Мордовиябездә «Без бергә!» Бөтенроссия яшьләр милли мәдәниятләр фестивале үтте. Чарада утыз биш регионнан делегатлар катнашты.

Эчтәлекле программаның икенче көнендә, ягъни 18 августта, Советлар мәйданында (Советская площадь) «Халык сәнгате йолдызлары» («Звёзды народного искусства») Арт-марафонында булырга насыйп иде.

Программа буенча республика артист-ларының музыкаль сәламләве «Шумбрат, фестиваль!» белән башланып китте. Аннары Краснодар шәһәренең «Скрыня» ансамбле чыгышы, Владимир шәһәренең «Владимирские рожечники», Удмуртия җыр һәм бию театры «Айкай» һәм Татарстаннан безгә якын булган «Агыйдел» («Агидель») Дәүләт татар җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясадылар.​

«Агыйдел» белән танышабыз. Дәүләт татар җыр һәм бию ансамбленың тарихы 1966 елдан килә. Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (1990), үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле 2012 елдан Дәүләт ансамбле исемен йөртә. Ансамбль составында (23 балет артистыннан, 12 хор артистыннан башка) «Мизгел» бию ансамбленың өлкән, урта һәм кече төркемнәре, ветераннарның бию ансамбле, катнаш вокал, ирләр вокал, хатын-кызлар вокал ансамбльләре, «Фируми» триосы, халык уен кораллары ансамбле эшли. Коллектив тулысынча һөнәри җырчылар, һөнәри биючеләрдән тупланган. Ансамбль директоры ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мәүләви кызы Ялалова, сәнгать җитәкчесе Лилия Равил кызы Фәтхуллина, режиссер-куючы Инсаф Әхнәф улы Хәбибуллин, балетмейстеры Булат Юнер улы Госманов. Бер сүз белән әйткәндә, бу коллективны Россия гына түгел, чит ил халкы да белә.​

Күп еллар дәвамында «Агыйдел» татар халкының фольклор тра-дицияләрен пропагандалый һәм концерт программаларында, иҗади очрашуларда, фестивальләрдә, Россия шәһәрләрендә, шулай ук Төркиядә, Төркмәнстанда үткән конкурсларда югары дәрәҗәдәге вокаль-хореография сәнгатен һәм актерлык осталыгын күрсәтә. Шулай, 18 августта башкалабызның Совет мәйданында, Коваленко урамындагы мәйданда (Саранскның Пролетар районы) чыгыш ясагач, югарыда санап киткән уңышларына дәлилне күрдек. Бигрәк матур чыгышлары булды: баштан азакка кадәр алкышларга күмелеп барды.

Миңа ансамбльгә Дәүләт җыр һәм бию исеме бирелгәннән алып директоры булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мәүләви кызы Ялалова белән әңгәмә корырга мөмкинлек булды. Ул Мордовия һәм фестиваль турында:
– Бөтенроссия яшьләр милли мәдәниятләр «Без бергә!» фестивале – Ватаныбыз тарихы, анда яшәүче милләтләр һәм Ватаныбыз Россия бай булган гореф-гадәтләр турында сөйләшергә искиткеч мөмкинлек. Бу бәйрәм ата-бабаларыбызның күп гасырлык традицияләрен, бөек илебезнең зур мәдәни мирасын хөрмәт итү. Татарстанның Актаныш районы вәкилләре буларак, милли үзенчәлекләрне сәхнәдә күрсәтергә тырышабыз.

– Мордовиядә үткән ел узган Бөтен-россия авыл Сабантуенда булдык. Менә бу чарада да катнашабыз. Мин Мордовия халкына хас булган биредәге кунакчыллык, ярдәмчеллек сыйфатларына сокланам; төп үзенчәлегегез – ачык кешеләр. Бу кыйммәт һәм хөрмәткә лаек сыйфатларның берсе.

«Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары арасында яшь биючене фотога төшерегә дә өлгердем. Бөтенроссия яшьләр милли мәдәниятләр фестивалендә сәләтле киләчәк буынның алдагы көннәре матур булсын, уңышларга төренсен!
19 августта Мордовиянең татар районы булган Ләмберәнең «Алмаз» мәдәният һәм спорт сараенда да «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары белән халыкның күңеленә хуш килде.​

Фестиваль иҗади коллективлар һәм башкаручылар чыгышы белән дәвам итте. Аннары сәхнәдә Дагестанның «Гергебиль» халык вокаль-хореография ансамбле чыгыш ясады. Ярты гасырдан артык бу ансамбль халык күңеленә шатлык алып килә. Артистларның колоритлы чыгышы Дагестан халыкларының барлык төрлелеген һәм матурлыгын күрсәтә. Гергебиль районының «Гергебиль» халык хореография ансамбле яндыргыч хореографик номеры белән чыгыш ясады.​

Сәхнәдә артистлар үзләренең традицион костюмнарын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен биюләрен җырлар аша тәкъдим итеп, якты калейдоскоп белән алыштырылды.​
Уфа шәһәренең «Аманат» башкорт халык биюләре ансамбле чыгышы аерым игътибарга лаек. 2019 елда оештырылган коллектив эшләү дәверендә билгеле бер иҗади уңышларга иреште. Коллективның репертуары яңадан-яңа биюләр белән яңарды. Анда башкорт биюләре һәм дөнья халыкларының биюләре бар. Бу коллектив Бөтен-россия, Башкортстан, төбәкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашып зур дәрәҗәле мәдәни проектлар лауреатлары булдылар. Җитәкчеләре – «Мирас» фольклор җыр һәм бию ансамбле солисты Әнфәр Нурмөхәммәтов, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Нәзифә Нурмөхәммәтова. Бәйрәм концертында коллектив үз репертуарыннан иң яхшы номерларны, башкорт халык биюләрен һәм дөнья халыкларының биюләрен күрсәтте. Алар 19 августта Кочкурово районы халкын эчтәлекле һәм матур чыгышлары белән шатландырды.

Бөтенроссия яшьләр милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы «Без бергә!» белән башланса, театральләштерелгән пролог «Без Россия белән бергә!» иде. Фестиваль Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклауга һәм халыкның киң катламнарының, беренче чиратта талантлы балалар һәм яшьләрнең үз-үзләрен белдерүенә һәм тормышка ашыруына ярдәм итүче иҗади инициативаларга булышуга юнәлдерелгән.​

Наилә НАСЫРОВА

Источник: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*