Казан кооператив институтында Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте тарафыннан нәшир ителгән “Без туганбыз Әлкидә” шигъри җыентыкны Һәм музыкаль альбомны тәкъдим итү кичәсе булды. Бу көнне Әлки районында туып үскән шагыйрьләр һәм танылган җырчылар бер мәйданга җыелды. Кунаклар иң элек Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге белән танышты. Әлки районы белән бәйле экспонатларны карады.
“Без туганбыз Әлкидә” дигән китапка Әлки районында туып үскән 28 авторның 100дән артык шигыре керде.Шулай ук чаралардан фоторәсемнәр урын алды. Китапка хәйрия акцияләрендә катнашкан якташларның исем-фамилияләре язылды.
Музыкаль альбомда исә 16 җырчының 100 дән артык җыры керде. Алар беренче тапкыр дөнья күрде.
Чара Казан кооператив институтының Актлар залында дәвам итте. Кичәне Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе,Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева башлап җибәрде. Әлки районы “Якташлык” җәмгыятенең еллык эш гамәлләре, киләчәктәге башкарылачак эшләре хакында сөйләде. Алсу Нәбиева китапның бер өлешен Әлки районы китапханәләренә тапшырды. Соңыннан китапның мөхәррире, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова сүз алды. Кичәдә каләм тибрәтүчеләр шигырьләрен сөйләде, Татарстанның атказанган врачы, шигъри җанлы Ирек һәм Ришат Билаловлар, бертуган Илдар, Илшат Миңгәрәевлар, шагыйрә Әлфирә Гайнуллина күңел түрләреннән чыккан фикерләре белән уртаклашты. Татарстанның халык артистлары Мирсәет Сөнгатуллин, Әсхәт Хисмәтов, Резидә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, танылган җырчылар – Нияз Җәләлов, Риназ Шиһапов, Мәксүд Юлдашев халкыбыз әсәрләрен яңгыратты.
Кичәдә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина җитәкчелегендәге укытучылар, укучылар катнашты. Укучылар Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин белән бергә чыгыш ясады. Һәркем Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Рөстәм кызы Нәбиевага рәхмәтләрен җиткерде.Фикер алышулар чәй өстәлендә дәвам ителде. Чарада катнашучыларга бүләккә китап, музыкаль альбом һәм Яңа ел күчтәнәче таратылды.
Берлектә төшкән фоторәсем тарихи көнне хәтерләргә ярдәм итәчәк.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Флюра Абдуллина