tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биләрдә «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектында финалга чыккан командалар көч сынаша
Биләрдә «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектында финалга чыккан командалар көч сынаша

Биләрдә «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектында финалга чыккан командалар көч сынаша

Быел февральдә укучылар арасында узган финал ярышларында җиңү яулаган финалист командалар – Татарстанның Балык Бистәсе Олы Елга урта мәктәбе һәм Чувашиянең Комсомол районы Урмай урта мәктәбе командалары «Сәләт»леләр өчен Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектында көч сынашачак.

«Алар февральдә бәйгедә катнашып, «Сәләт» уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланына юллама белән бүләкләнде. Бүген Биләрдә финалист командалар көч сынаша. Февральдә финалда исә әдәби бәйге өчен бергәләп Муса Җәлил иҗаты һәм Җәлилчеләрне өйрәндек», – диде «Татар-информ»га проектның җитәкчесе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.

Аның әйтүенчә, татар халкының йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» проекты «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды белән бергәләп хезмәттәшлек итү хакында килешкән. «Быел җәен әдәби көрәш «Сәләт» форумында һәм «Сәләт – Кама» аланында «Аргамак»та уза», – диде ул.

  • «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ТРның Студентлары Лигасы, «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән гамәлгә куела.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*