tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Филология институтында нәшрият эше буенча белгечләр әзерлиләр
Филология институтында нәшрият эше буенча белгечләр әзерлиләр

Филология институтында нәшрият эше буенча белгечләр әзерлиләр

Татарстанда нәшрият эшен заман таләпләренә туры килерлек дәрәҗәдә ныклап өйрәнүче белгечләр барлыкка киләчәк. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек дизайны” дип аталган яңа юнәлеш ачыла. Әлеге юнәлешкә Татарстан Республикасы финанслый торган 20 максатчан урын каралган.

Әлеге бүлектә укучылар нәшрият бизнесы, маркетинг серләренә төшенәчәк һәм татар, рус, инглиз телендәге текстлар белән эшләргә өйрәнәчәк.

“Бүгенге көндә график дизайны, анимация һәм веб-сайтлар эшләү буенча ихтыяҗ шактый зур, бу – замана таләбе. Әлеге бүлекне тәмамлаган студентларыбызга эш урыннары табу җиңел булыр дип уйлыйм”, – диде Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

КФУда кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм ул әле дә дәвам итә. Бүгенге көндә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына абитуриентлардан 18 меңгә якын гариза килеп иреште.

«Иң популяр юнәлеш – «Педагогик белем бирү: чит тел һәм икенче чит тел». Бу юнәлештә 20 бюджет урыны бар, икенче урында – «Филология: рус теле һәм рус әдәбияты», анда10 бюджет урыны бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*