Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Биләрдә «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы ачылды
Биләрдә «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы ачылды

Биләрдә «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы ачылды

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы – Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior skills) ачылды. Ул 24 – 27 июнь көннәрендә «Сәләт — Адымнар» сыйныфлары укучылары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм җитәкчеләре, Сәләт «Алмагач» мәктәбе, «Адымнар» полилингваль мәктәпләре, «Ачыш» гимназиясе укытучылары һәм администрациясе катнашында үткәреләчәк. Сменаның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

-Бүгенге көндә шушы рух белән рәсми вазыйфада эшлим, тормыш рәвешенә әйләнгән «Сәләт» мохите белән яшим. «Сәләт» – ул үзе бер дөнья, халәт, галәм. Әлеге рух белән сезгә дә яшәргә язсын. «Бәхет» дигән төшенчәдән башлап җибәрде бүген Җәүдәт абый. Бәхетне тояр өчен монда булырга кирәк. Сез кояшның барлык җылылыгын тарихи җирдә сеңдереп, шушы көч һәм дәрман белән әле күп еллар яшәрсез. Без бергә, безнең көч бердәмлектә!» – дип сөйләде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*