tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдар Халиков кандидатурасы ТР Премьер-министры вазифасына расланды
Илдар Халиков кандидатурасы ТР Премьер-министры вазифасына расланды

Илдар Халиков кандидатурасы ТР Премьер-министры вазифасына расланды

Бүген иртәнге сәгать 10 да парламентның утырышлар залында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышы эшен башлады. Президиум көн тәртибенә 23 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Алардан унөче – республика законнары, 9 закон проекты беренче укылышка, 3 – икенче укылышка чыгарыла.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе: Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау турында.

Илдар Халиков Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасына расланды.

Илдар Халиков өчен 83 кеше тавыш бирде, 3 депутат тавыш бирүдән тыелып калды, Илдар Халиковка каршы тавыш бирүче булмады.

Илдар Халиков 1967 нче елның 21 нче ноябрендә ТАССРның Әгерҗе шәһәрендә туган. 1985 нче елда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. 1987 нче елда Казан дәүләт университетының “хокук белеме” белгечлеге буенча укырга кергән. 1993-1995 нче елларда – әйдәп баручы белгеч, кыска һәм озак вакытлы кредитлау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы, “Челны-банк” АКБ идарәсе башлыгы. 1995-1996 нчы елларда – “КАМАЗ” ААҖ хокукый идарәсе башлыгы урынбасары. 1996 нчы елдан 2003 нче елга кадәр – “КАМАЗ” ААҖ генераль директорының корпоратив стратегия буенча урынбасары, икътисад һәм финанслар буенча директор. 2003 2005 нче елга кадәр – Яр Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы. 2006 нчы елның 1 нче гыйнварыннан – Яр Чаллы шәһәре мэры. 2010 нчы елның 22 нче апреленнән – ТР Премьер-министры.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*