tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Дәүләт Советы ТР Хөкүмәте вице-премьерлары кандидатураларын раслады
Татарстан Дәүләт Советы ТР Хөкүмәте вице-премьерлары кандидатураларын раслады

Татарстан Дәүләт Советы ТР Хөкүмәте вице-премьерлары кандидатураларын раслады

Бүген Татарстан Дәүләт Советының V чакаралышының унынчы утырышы барышында депутатлар ТР Хөкүмәте вице-премьерлары кандидатуралары өчен тавыш бирделәр. Утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаштылар.

Бөтен кандидатураларны да Татарстан Президенты тәкъдим итте. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары итеп Алексей Песошин расланды. Калган ТР Премьер-министры урынбасарлары үз вазыйфаларын саклап калдылар: ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры  урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының РФдә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.

Шулай ук Татарстан Президентының министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләрен билгеләү турындагы Указлары буенча бүген ТР Хөкүмәтенең яңа составы расланды. Татарстан Республикасының яңа Министрлар Кабинетында бары бер генә яңа чиновник – ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Әбделганиев.

Рөстәм Миңнеханов ул тәкъдим иткән кандидатуралараны хуплаулары өчен депутатларга рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан һәрвакыт закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең бердәм бер юнәлештә эшләве белән билгеле булды. “Бер ни үзгәрмәде, төп состав сакланды. Алга таба да республикабыз иминлегенә хезмәт итәчәкбез. Район һәм шәһәр дәрәҗәләрендәге структуралар да формалаштырылган. Безнең алда әле бик зур эшләр бар”, – дип ассызыклады ТР Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*