tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишенче тапкыр «ZAMAN» блогинг мәктәбе уза
Бишенче тапкыр «ZAMAN» блогинг мәктәбе уза

Бишенче тапкыр «ZAMAN» блогинг мәктәбе уза

2024 елның 18-21 апрелендә бишенче тапкыр «ZAMAN» блогинг мәктәбе узачак.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Чараның максаты: социаль челтәрләрдә төркемне, Telegram-каналны алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру максатыннан, уку-укыту мәйданы, аралашу һәм тәҗрибә туплау өчен мохит булдыру.

Чарада катнашучылар: татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге татар яшьләре.

Башкортостан, Татарстан, Удмуртия Республикаларыннан; Әстерхан, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Свердлау, Тверь, Төмән өлкәләреннән; Пермь краеннан татар яшьләре оешмаларының ВКонтакте төркемнәрен һәм Telegram-каналларын алып баручылар катнашыр дип көтелә.

Блогинг – мәгълүмати киңлектә иң популяр юнәлешләрнең берсе. «Заман» блогинг мәктәбендә катнашучылар әлеге өлкәнең актуаль мәсьәләләре һәм трендлары белән танышачак. Интернетта кызыклы блог алып бару, күп санлы язылучыларны җәлеп итү, шәхси бренд булдыру һәм үз мәйданчыгыңны үстерү, мәгълүмати куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү, аудитория алдында ышанычлы чыгыш ясау буенча белем алачаклар. ВКонтактеда төркемнәр алып бару, Telegram мессенджерында эшләү буенча мастер-класслар узачак. Контент планын төзү, утны дөрес кую һәм камерага төшерү, сыйфатлы итеп видео монтажлау – бу һәм башка күнекмәләргә блогинг мәктәбендә өйрәтәчәкләр. Катнашучылар «Волга» яшьләр үзәгендә (ТР, Боровое Матюшино) яшәячәк.

Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 528-28-22 телефоны буенча алырга мөмкин.

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*