tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саранскида Тхэквондо буенча Равиль Халиков исемендәге республика турниры узды
Саранскида Тхэквондо буенча Равиль Халиков исемендәге республика турниры узды

Саранскида Тхэквондо буенча Равиль Халиков исемендәге республика турниры узды

14 апрельдә Саранскида Донецк Халык Республикасы герое, Мордовиянең Ромодан районы Белозерье авылында туган Равиль Халиков исемендәге тхэквондо (МФТ) буенча республика турниры узды. Көрәш сәнгатен үзләштерү күнекмәләрен Россиянең 7 төбәгеннән, шул исәптән Мәскәү, Татарстан, Оренбург өлкәсе, Рязань, Пенза һәм башка регионнардан 324 спортчы күрсәтте.

«Мордовия» спорткомплексында уза торган ярышларда армия генералы, Советлар Союзы Герое, Афганстандагы сугышта катнашучы, Россия ФСБсы  җитәкчесенең элеккеге беренче урынбасары Владимир Проничев; Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант, Афганстандагы сугышта катнашучы, Ингушетиянең беренче президенты Руслан Аушев (бу аның Мордовиягә беренче килүе); Азербайҗан дәүләт һәм сәяси эшлеклесе Аббас Аббасов ДНР Герое Равиль Халиков исемендәге МФТ тхэквондо буенча республика турнирына килделәр. Чарада «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Камиль Тангалычев һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.

«Аяк һәм кул юлы» – тхэквондоның гомуми кабул ителгән әдәби аңлатмасы шулай яңгырый. Бу олимпия көрәш төренең үзенчәлекләре булып аяк белән көчле һәм киң итеп сугу, сыгылмалылык, тизлек һәм төгәллек тора. Болар барысы да аңа билгеле бер тамаша да бирә.

Мордовиядә тхэквондо берничә ел элек барлыкка килгән, әмма республиканың спорт тормышында билгеле бер урын ала алган, һәм ел саен төбәк федерациясе оештырган ярышлар массакүләм, матуррак һәм кызык-лырак була бара.

Тхэквондоның Мор-довиядә спортның кү-ренекле төре булуы, әлбәттә, ДНР Герое Равиль Халиковның төп казанышы. Мордовиядә туган МТФның тхэквондо милли федерациясе вице-президенты булып тора һәм кече Ватанда сугыш сәнгатенең әлеге төрен үстерүгә җитди ярдәм күрсәтә.

Республика Хөкүмәте исеменнән вице-премьер Инсаф Хәйруллин болай ди: «Бүгенге турнир безнең республика өчен мөһим вакыйга, – диде ул. – Нәкъ менә спортта кешеләр зур нәтиҗәләргә ирешкәнгә күрә, шәһәрләрне һәм дәүләтләрне данлыйлар. Бу ярышларда катнашучылар киләчәктә дә үзләрен Бөтенроссия һәм Халыкара турнирларда күрсәтәчәкләр. Иң көчлеләр җиңсен. Ләкин бүген җиңелүчеләр дә булмаячак. Чөнки без барыбыз да бер команда».

Мордовия Главасы Артём Здунов исеменнән турнирда катнашучыларны Мордовия Главасы һәм Мордовия Правительствосы Администрациясе җитәкчесе Булат Хәйретдинов сәламләде. Ул ярышларны ачуда катнашкан өчен Равиль Халиковка рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Сез – үсеп килүче буын өчен чын батырлык, патриотизм һәм кече Ватанга мәхәббәт үрнәге.

Бу ярышлар безгә Бөтенроссия һәм Халыкара дәрәҗәдәге ярышларда иң көчле булу хокукы өчен көрәшүче рес-публика вәкилләрен билгеләргә ярдәм итәр дип өметләнәм. Катнашучыларга намуслы көрәш, рух көче һәм лаеклы җиңү, ә тамашачыларга яхшы кәеф һәм тамаша көрәшләре телим!» – диде Булат Хәйретдинов.

Россия тхэквондо федерациясе президенты Лазарос Цилфидис ассызык-лаганча, соңгы вакытта халыкара спорт аренасында катнашу илебез флагы һәм гимныннан баш тарту аркасында чикләнде, әмма эчке спортка күбрәк игътибар бирелде. Шуның аркасында соңгы ике елда ярышларда катнашучылар саны шактый артты.

…Без хөрмәтле кунакларыбыз арасында Советлар Союзы, Россия, ДНР Геройларын күрәбез. Сезгә карап, безнең спортчыларның киләчәккә дөрес юнәлешләре бар дип әйтергә була», – диде Лазарос Цилфидис.

Наилә Насырова

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*