tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкек шәһәрендә танылган галим Әнвәр Гәрәевкә стела ачылды
Бишкек шәһәрендә танылган галим Әнвәр Гәрәевкә стела ачылды

Бишкек шәһәрендә танылган галим Әнвәр Гәрәевкә стела ачылды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасында. Бүген Бишкек шәһәрендә танылган галим, биология фәннәре докторы, профессор, Кыргызстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъзасы Әнвәр Гәрәевка стела ачыла.

Тантаналы чарада Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Эдиль Байсалов, Бешкек шәһәре мэры  Эмилбәк Абдыкадыров, Ә.Гәрәев исемен йөртүче Ботаник бакча директоры Гулайым Донбаева,  “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова, галимнәр, депутатлар һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаша.

Васил Шәйхразыев тантанага җыелучыларны сәламләп, татан галименең исемен мәңгеләштергән, Әнвәр Гәрәев хезмәтләрен югары бәяләгән өчен Республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Эдиль Байсалов үз чыгышында, Әнвәр Гәрәев эшләре һәм исеме киләчәктә дә онытылмаячак дип белдерде.

Белешмә өчен: Танылган галим Әнвәр Гәрәев тумышы белән Татарстаннан. 1936 нчы елда ул Краснодар авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап Кыргызстанга күчә. Биредә татар галимен хөрмәт итәләр. Чөнки Әнвәр Гәрәев Кыргызстанда үзе җитәкләгән лаборатория хезмәткәрләре белән берлектә, күп төрле җимеш бирүче агачлар, чәчәкләр һәм башка төр үсемлекләрнең 5500 төрен барлыкка китерә.

Кыргызстан шартларында мул уңыш бирә торган алма, груша, абрикос һәм башка җиләк-җимешләрнең 7 мең төрдәге фондын булдыра. Зур эзләнүләр алып барып, 100 дән артык хезмәтен яза. Кыргызстанда Әнвәр Гәрәевның озак еллык эшчәнлеген бәяләп, ул җитәкләгән Ботаник бакчага галим исеме бирелә. Бүген исә, профессор Әнвәр Гәрәевка стела ачылды.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*