tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кыргызстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Эдиль Байсалов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кыргызстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Эдиль Байсалов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кыргызстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Эдиль Байсалов белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Кыргызстан Республикасына сәфәре эшлекле чарадан башланды. Ул Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Эдиль Байсалов белэн очрашты.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев Эдиль Байсаловны Татарстан Республикасының социаль-икътисадый хәле белән таныштырды. Шулай ук Бөтендөнья татар конрессының проектлары, 30 еллыгы уңаеннан оештырылучы VIII нче съезд турында сөйләде.

Эдиль Байсалов бу очрашуның ике як өчен дә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Киләчәктә Татарстан һәм Кыргызстан арасында булган хезмәттәшлекнең тагын да ныгуына ышанычын белдерде.

Җитәкчеләр Кыргызстан Республикасында гомер итүче милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр хакында да фикер алышты.

Бүген Бишкек шәһәрендә танылган галим Әнвәр Гәрәевкә стела ачыла. Васил Шәйхразыев һәм Эдиль Байсалов әлеге тантаналы чарада да катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*