tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды
Ульяновск өлкәсендә балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды

Ульяновск өлкәсендә балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды

Һәр халыкның үз мәдәни традицияләре бар, алар буыннан-буынга тапшырылып килә. Безнең үткәнебез – милли музыкабыз белән сәнгатебезнең, әдәбиятыбызның, бәйрәмнәребез белән йолаларыбызның матурлыгы һәм байлыгы  турында онытырга хакыбыз юк. Нәкъ менә милли мәдәният, ата-ана кебек үк, баланың күңеленә кереп калырга, аның бер өлешенә әверелергә тиеш. Биюләрдә, уеннарда, җырларда һәм истәлекләрдә сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән “борынгылык”ны балалар югалтмаслар, алдагы буыннарга ядкарь итеп тапшырырлар дип ышанабыз. Алар Ватаныбызны, газиз Туган илебезне ничек бар шулай яратырлар дип өметләнәбез.

Чардаклының 1 нче “Радуга” балалар бакчасында балаларны патриотик тәрбияләү, Идел буе халыкларының милли традицияләре һәм мәдәниятләре белән таныштыру мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә Сабантуй татар халык бәйрәме үткәрелде. Малайлар һәм кызлар бәйрәмнең традицияләре белән якыннан танышып, “Юрта”, “Түбәтәй”, “Өлгер егетләр” уеннарында катнаштылар, җыр һәм биюгә осталыкларын күрсәттеләр.

Сабантуй бәйрәме киләчәктә дә яшәсен, камилләшә барсын һәм безне, безнең балаларыбызны шатландырсын иде. Ә без, үз чиратыбызда, аның йолаларын һәм кабатланмас булуын саклап калырга тырышырбыз. Халык бәйрәменең замана белән бергә атлап баруы, иртәгәсе көне, киләчәк язмышы безнең кулда!

Динара Сафиуллина

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*