tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкек шәһәренең “Туган тел” оешмасы Муса Жəлилнең 115-еллыгына багышланган кичə үткəрде
Бишкек шәһәренең “Туган тел” оешмасы Муса Жəлилнең 115-еллыгына багышланган кичə үткəрде

Бишкек шәһәренең “Туган тел” оешмасы Муса Жəлилнең 115-еллыгына багышланган кичə үткəрде

“Туган тел” оешмасы һəм Казан Федераль Университетының Бишкек шəһəрендəге “Асыл бала” исемендəге уку йортында урнашкан Каюм Насыйри үзəге 14 февраль көнне күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 115-еллыгына багышланган кичə үткəрде.

Кичəне Каюм Насыйри үзəгенең татар теле укытучысы Шарафутдинова Нурия Салимовна алып барды. Килгəн кунакларны “Туган тел” оешмасы житəкчесе, Гөльсинә  Үльмасколова сәламләде һәм бəйрəм белəн тəбриклəде.

Шулай ук, Сайдаева Милана  Бөтендөнья татар Конгрессыннан килгəн хатны укыды. Кичәгә татар телен әле өйрәнеп кенә килүче балалар да, олылар да килгән иде.

Биредә Муса Жəлилнең тормыш юлы хакында сөйләнде, аның “Моабит дəфтəре”ннəн шигырьлəрен укылды. Шулай ук кунаклар  “Моабит дəфтəре” дигəн фильмнан бер өзек карадылар.

Кичә ахырында барлык кунаклар Муса Жəлил сүрəте төшкəн календарь белəн һəм рəхмəт хаты белəн бүлəклəнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*