tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек шәхесләрен тубыллылар онытмый
Бөек шәхесләрен тубыллылар онытмый

Бөек шәхесләрен тубыллылар онытмый

Күренекле шәхес Фәүрия Мөхәммәтҗән кызы Шәрипованың вафат булганына 100 көн булды. Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге,  “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы якташыбызның якты истәлегенә багышлап кичә оештырды. Экраннан Ф.М.Шәрипованың тормыш юлына багышланган фотопрезентация күрсәтелде. Милли табын янында мәрхүмәнең рухына багышлап Коръән аятьләрен дин вәкилләре Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Фәннур хәзрәт Казыймов, Тимур хәзрәт Ниязов укыдылар. Күренекле шәхес, РФнең атказанган табибы, Хезмәт Кызыл ордены кавалеры, Тубылның атказанган кешесе, биш чакырылыш шәһәр Думасы депутаты булып сайланган, күп еллар шәһәр милли –мәдәни автономиясе рәисе вазифасын башкарган Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы турында якташлары җылы сүзләрен кызганмадылар. Кичәгә килгән кунаклар арасында шәһәр Думасы депутаты Валентина Беспалова, шәһәр хакимиятенең сәламәтлекне саклау бүлегеннән, ветераннар оешмасыннан Наталья Лесовец, Людмила Руденко, коллегалары Әминә Рашева, яшь табибә Юлия Маметова булдылар.

Төрле буын кешеләр якташыбызның игелекле эшләрен, туры сүзле булганын искә алып сөйләделәр. Лаеклы ялда булган елларында да якташларына ярдәм иткән, иҗтимагый оешмаларда эшләп милли-мәдәни юнәлешне алып барган Ф.М.Шәрипованың якты истәлегенә багышланган кичәдә Төмән өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Динар Абукин, өлкә милләтләр комитеты ветераны Рифкат Насыйбуллин, шәһәр милли мәдәни автономия рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова хатирәләре белән уртаклаштылар. Мәдинә Уразметова, Рәхилә Тагильбаева Фәүрия апа көчле рухлы, сынауларга бирешмәгән, тынгысыз җанлы шәхес булганын сагынып сөйләделәр. Өлкәбезнең горурлыгы булган, һөнәрен чиксез яраткан, милләт җанлы Фәүрия апа Шәрипова башкарган яхшы гамәлләре чиксез булганы турында кичәгә килүчеләр хатирәләре белән уртаклаштылар.

Чыгыш ясаучылар Ф.М.Шәрипова турында мәгълүмат себер татар мәдәният үзәгенең музеенда булдыру кирәклеген тәкъдим иттеләр. Фатыйма Хәйрулла кызы Мамшанова апасының васыять итеп калдырган калфагын кичәне оештыручы Айсылу Әптелмән кызы Юнысовага тапшырды. Айсылу ханым милләт җанлы бөек шәхесләрен онытмаган, милли табын әзерләүдә ярдәм күрсәткән, кичәне оештыручы себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Хәлил кызы Ташкеевага, үзәк коллективына, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Равилә Фазыловага, Рәсимә Абдрахмановага, ярдәмчеләренә рәхмәтләрен юллады.
Күңел җылысын биреп оештырылган, якташыбызның якты истәлегенә багышланган кичә моңлы җырлар белән тәмамланды.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*