tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевскида «Талларым» ансамбленең юбилей концерты
Менделеевскида «Талларым» ансамбленең юбилей концерты

Менделеевскида «Талларым» ансамбленең юбилей концерты

Шушы көннәрдә Менделеевскиның С.Гассар исемендәге мәдәният йортында «Талларым» ансамбленең юбилей концерты узды. Килгән тамашачылар татар җыры бәйрәме атмосферасына чумды. Заманча хитлар, халык җырлары, күңел теләкләре, котлаулар, бүләкләр программаның нигезе иде.

ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмова җитәкчелегендәге «Талларым» ансамбле район һәм республика күләмендәге барлык чараларның да бизәге булып тора. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Наталья Ямалеева, мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова, мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова әйттеләр.

Лилия Галиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*