tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Тукай истәлегенә
Бөек Тукай истәлегенә

Бөек Тукай истәлегенә

Бүген, 17 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Уфада очрашулар уздыра. Исегезгә төшерәбез, аның визиты 2 көн дәвам итәчәк.

Уфа шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу бер матур традициягә әверелде. Бүген дә Милли Шура рәисе һәм Башкортстандагы милләттәшләребез “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршындагы мәйданда урнаштырылган һәйкәлгә чәчәкләр китерде.

  • Һәйкәл 2019 елның 18 апрелендә Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында ачылды. Тантанада ике республика җитәкчеләре Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов катнашты.
  • Шагыйрьнең сыны бакырдан Мәскәүдә коелган. Биеклеге – 8 метр. Бу – Габдулла Тукайга Башкортстанда куелган беренче һәйкәл. Шагыйрь Уфада 1912 елда булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*