tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә мөхтәсибәте “Татарча диктант” акциясенә йомгак ясады
Бөгелмә мөхтәсибәте “Татарча диктант” акциясенә йомгак ясады

Бөгелмә мөхтәсибәте “Татарча диктант” акциясенә йомгак ясады

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтендә “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясенә йомгак ясадылар. Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә бәйге призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, “Татарча диктант” 10 сентябрь көнне Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә җомга намазыннан соң ТР “Татар халкының милли йөзен саклау” дәүләт программасы кысаларында үткән иде.

Мәгълүм булганча, быел акциядә катнашучылар диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның “Чишмә җыры ничек моң булды?” әсәре буенча яздылар. Акциядә, татар телен ни дәрәҗәдә белүенә карамастан, теләгән һәр кеше катнаша алды. Алар барысы да татар телендә диктантны  яхшы яздылар.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Татарча диктант” акциясендә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*