tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югорск шәһәрендә яшәүче милләттәшләр “Каз өмә”се уздырды
Югорск шәһәрендә яшәүче милләттәшләр “Каз өмә”се уздырды

Югорск шәһәрендә яшәүче милләттәшләр “Каз өмә”се уздырды

Югорскта бәйрәм – Каз өмәсе! Каз өмәсе – алтын көзнең башлык, муллык, матурлык бәйрәме ул. Татарлар, безнең әби – бабайлар бу кошны бик телләп асраганнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр ясаганнар, икенчедән ул азык, каз итеннән генә күпме ризык пешереп була: каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, ә каклаган каз. Телеңне йотарсың! Каз маен, хәтта, дәвалану өчен дә кулланганнар!

Ә инде йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып тора. Улы яки кызы тормыш корыр вакыты җитсә, әти – әни берничә казын туйга саклап торган. Чөнки, пар каз туйның хөрмәтле күчтәнәче. Туйда аны табынның түрендә, йолаларны үтәп яшәүче үрнәк һәм мөхтәрәм осталарга тапшырганнар.

Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә дуслык билгесе. Матур аралашу, күңел ачу, үз осталыгыңны күрсәтү чарасы булган. Ә ул чишмә юллары. Анысының үз йоласы!

Күрүебезчә, каз өмәсе – авыл җирендә тормышның бер бизәге, диеп кенә куйсам ялгышамдыр. Ул чит төбәктә, Югра төбәгендәге гүзәл шәһәр Югорскта яшәгән милләттәшләребезнең дә тормыш мәгънәсе. Милли тормыш мәгънәсе!

Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*