tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда мөселман балалары өчен лагерь булдыру планлаштырыла
Болгарда мөселман балалары өчен лагерь булдыру планлаштырыла

Болгарда мөселман балалары өчен лагерь булдыру планлаштырыла

Кичә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкәләтле вәкиле Игорь Комаров Болгар академиясе белән танышты. Академия янында мөселман балалары өчен лагерь булдырылуы планлаштырыла. Бу хакта экскурсия барышында Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.

“Быелның 15 маенда халыкара мөселман балалары өчен лагерь булдыру идеясе тәкъдим ителде. Биредә балалар телне, ислам кыйммәтләрен өйрәнә алачак. Әлеге проект академия янында булыр дип ышанабыз. Магистрларның, докторантларның практика үтү мөмкинлеге булачак”, – дип сөйләде ректор.

Игорь Комаровка Болгар академиясендә шәкертләрнең яшәү урыннарын, күргәзмәләр, намаз уку урыннарын, китапханәне, күп функцияле залны күрсәттеләр.

Ректор әйтүенчә, академиядә 140 шәкерт укый. Алар барысы да аерым бүлмәләрдә яши. Алар арасында докторантлар да, магистрлар да бар.

“Академиядә магистрлар – өч ел, докторантлар ике ел укый. Быелны Халыкара диссертация советы кысаларында сентябрьдә алты шәкертебез диссертация яклады. Академиянең перспективалары югары. Белем бирү һәм фәнни якларны үстерү планлаштырыла. Безнең академиянең бөтен дөньяга танылган ислам үзәге булачагына ышанам”, – диде Болгар академиясе ректоры Данияр Абдрахманов.

Комаровка танылган ислам дине шәхесләре музее турында да сөйләделәр.

“Музейда танылган ислам шәхесләре турында мәгълүмат бар. Шулай ук элекке кулъязмалар да күрсәтелгән. Иң уникаль экспонатыбыз – уналтынчы гасыр кулъязмасы. Академиядә Бөтенроссия ислам китапханәсен булдыру эшләре башкарыла. Моннан тыш, кулъязмаларны табу, аларны яңарту белән дә шөгыльләнәбез”, – диде ректор.

Алинә Айдарова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*