tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Тубыл шәһәрендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Тубыл шәһәрендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Тубыл шәһәренең унбишенче этномәдәни компонентлы мәктәбендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмгә килгән ветеран укытучыларны һәм шәһәрнең төрле микрорайоннарыннан килгән хезмәт ветераннарын, лаеклы ялда булган кунакларны җылы каршы алдылар. Олы буын вәкилләре игътибарына мәктәп укучылары матур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Мәктәп директоры, шәһәр думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин олы тормыш юлын үткән, мәктәп тормышында актив катнашкан ветеран укытучыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен юллады.

Һәр ветеранны җылы сүзләр белән каршы алып, ул күркәм бәйрәм белән котлады. “Сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның җан җылысын тоеп озак еллар яшәгез.Сезнең белән кабат очрашуыма мин шатмын,”- дип теләкләрен юллады. Залда утыручылар арасында шәһәребез тормышында актив катнашкан хезмәт ветераннары да бар иде. Мәктәпнең талантлы укучылары эчтәлекле, матур программа әзерләгәннәр. Рус һәм татар телендә яңгыраган таныш җырлар бәйрәм рухын күтәреп өлкән яшьтәгеләрне бергә җырларга чакырды. Чәй табыны артында дәвам иткән бәйрәм чарасы да күңелле үтте.

Өстәлләр сый-нигъмәт белән тулы булды. Һәр олы кешегә кадер –хөрмәт күрсәтте укытучылар коллективы. Кунаклар арасында туксанны узган ветеран укытучы Асия апа Шәипова да бар иде. Ул коллегаларын бәйрәм белән котлады, укучылар белән сөйләшеп, теләкләрен дә җиткерде. Өлкән яшьтәге кунаклар шигырьләр сөйләде, биеде, җырлады, ихлас күңелләреннән чыккан теләкләрен яшь буынга юлладылар. Башка оешмаларда хезмәт итеп лаеклы ялга чыгучыларны да кадерләп, җылы, матур сүзләр белән котладылар. “Өлкәннәр көне” нә багышланган кичәне мәктәп укучылары рус һәм татар телендә оста алып бардылар.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*