tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шырданда борынгы зират төзекләндерелде
Шырданда борынгы зират төзекләндерелде

Шырданда борынгы зират төзекләндерелде

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләрме әле? Зиратларны чиста тоту исән кешенең төп бурычларының берседер, мөгаен.

Яшел Үзән районының Кече Шыр­дан авылында да зиратларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Биредә Изгеләр зираты реестрына кергән һәм хөкүмәт тарафыннан сакланучы тарихи урыннар исемлегендә күрсәтелгән райондагы сирәк объектларның берсе – борынгы зират бар. Анда XIV-XV гасырларга караган борынгы каберлекләр дә саклана. Кызганыч, читтән килгән кеше бу тарихи урын турында белми, өстәвенә монда борынгы зират барлыкны белдергән бернинди элмә такта, күрсәтмә дә юк иде. Хәтта моңа кадәр бу зират койма белән дә әйләндереп алынмады. Кече Шырдан халкы бу хәлгә нык борчылып яшәде. Бердәм, дус-тату яши алар. Бергәләшеп мәчетне төзекләндерәләр. Өмәләр ясыйлар. Әнә авылдашлар Фәрит Ибраһимов белән Рәдиф Гайнетдинов мәчет бинасын буяган, остабикә Наилә апа мәчеткә даими ярдәм итеп тора. Үзенә бирелгән барлык сәдакаларны, догалар укыганнан соң, Аллаһының ризалыгы өчен, мәчет файдасына тапшыра. Тик менә борынгы зиратны төзекләндерү өчен шактый чыгымнар таләп иткәнгә, бу эшкә тотынырга кыймый тордылар.

Шөкер, бу эштә ярдәм кулы сузучылар табылды: шушы авылдан чыккан эшмәкәр Асия Гобәйдуллина ярдәме белән, борынгы зиратның чиге таш баганалар белән уратып алынды, әлеге тарихи урынны күрсәтеп, һәйкәл куелды. Язын өмә оештырып, Изге зират тирәли өч кат агач үсентеләре утыртырга җыеналар.

Изгеләр зиратында һәйкәл ачылган көнне Кече Шырдан мәчетендә, авыл зиратларында җирләнгән әрвахлар рухына багышлап, Коръән мәҗлесе дә уздырылды.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*