tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөрбашта XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте
Бөрбашта XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте

Бөрбашта XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте

Зөлхиҗҗә аеның 28нче көнендә (16нчы июльдә), Балтач районы Бөрбаш авылында зурлап XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Быел татар милли бәйрәме Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында күпләгән шәрәфле кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар зыялылары, галимнәр катнашында үтте. Әйтергә кирәк, биш меңнән артык кешене – бишектәге сабыйлардан алып өлкән яшьтәге абый-апаларны бер мәйданга җыеп китергән Сабан туе беренче чиратта яшь буында татар-мөселман гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйды. Ул ел саен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.

Россиякүләм чарага Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл, Чувашстан республикаларыннан күпләп балалар килде. Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 5 меңнән артып китте.

Кайткан кунакларны Җәлил хәзрәт Бөрбаш авылында эшли башлаган Туган якны өйрәнү музее белән таныштырды. Биредә борынгы китаплар, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш әйберләре, җиһазлар, шәҗәрәләр саклана.

Быелгы бәйрәмне хөрмәтләп, җыелган халыкка сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һ.б. бар иде.

Сабан туе балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, төрле иҗади чыгышлар белән ачылды.

Ачылыштан соң илебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Милли бәйрәм программасына барлыгы 30га якын ярыш кертелгән иде. Болар – йөгерү (кызлар һәм малайлар, хәзрәтләр һәм абыстайлар арасында), кул көрәше (40 килограммга кадәр кызлар, 40 килограммнан югары үлчәү категориясендә кызлар, 40 килограммга кадәр малайлар, 40 килограммнан югары үлчәү категориясендә малайлар һәм ир-атлар арасында), чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, туры баганага менү, утын кисү һ.б.

Көтеп алынган бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы булды. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.

Сабан туе намаздан соң да дәвам итте. Аның төп бизәкләренең берсе татарча көрәш бәйгесе булды. Ул 18 яше тулмаган егетләр арасында 5 үлчәү категориясендә – 35, 50, 60, 70 килограммга кадәр һәм 70 килограммнан артыграк үлчәүдә узды. Елдагыча, көрәш өлкәннәр арасында да үткәрелде. Быел өченче ел рәттән Сабан туенда хәзрәтләр һәм имамнар арасында да милли көрәш ярышлары узды. Имамнар арасында беренче урында калучыга төп бүләк – тәкә булса, яшүсмерләр арасында төп җиңүчегә скутер тапшырылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*