tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә бара

18 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә барачак.

Биредә Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко һәм Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашу планлаштырылган.

Шулайк ук Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең “Старина Сибирская” дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы һәм Большеречье мәчете белән танышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*