tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татарлары янында
Себер татарлары янында

Себер татарлары янында

Июнь аеның соңгы көннәрендә бер төркем зыялылар Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендә Кузбасс якларына юлга чыкты. Әлбәттә төп максат – дөнья буйлап сибелгән милләттәшләр белән очрашып, яшәешләрен күрү, тарихыбызны барлау иде.

Кемерово дәүләт университеты бинасында үткән «Кузбасс һәм Көньяк Себер татарлары: тарих һәм заман» дигән темага үткән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә дә шушы мәсьәләләр күтәрелде. Конференциядә катнашучыларны исә Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Кузбасс Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгыннан Елена Паксина, Кузбасс Фән һәм югары белем бирү мәгарифе һәм яшьләр сәясәте министрлыгыннан Анна Соколова, Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе, өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Таһир Бикчәнтәев һ.б. сәламләде.

Тырышлыклары белән дан алган татарлар тормышларын җайлау ниятеннән еш кына Урал, Кузбасс, Донбасс якларына китеп тимер эшкәрткән, Себер киңлекләрен иңләгән, күмер чапкан, нефть чыгарган, җир байлыгын күтәргән. Әйтик, Сталин хакимлеге елларында Татарстаннан 300 мең  кеше тау сәнәгатендә һәм шахталарда эшләгән. Бу – Татарстан халкының уннан бер өлеше. Алар кала-авыллар төзегән. Әмма бу әлегә фән тарафыннан да, тарихчылар тарафыннан да тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән.

Пермь өлкәсе татар-башкорт иҗтимагый үзәге, Татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе, техник фәннәр кандидаты, Пермь якларында яшәгән татарларга багышлап күп кенә китаплар язган Данир Закиров та үз чыгышында Пермь ягының тау эше, күмер чыгару тармаклары үсешенә гаять зур өлеш кертүе, җир байлыгын күтәрүчеләре турында сөйләде.

Д.Закиров төбәкне өйрәнүче, 1697 елда Россиядә эшчәнлеген башлап җибәргән немец инженеры, тау эше тармагында зур белгеч Вилим Геннинның татарлар яшәгән Куян авылында мәгъдән (руда) сәнәгатьчелегендә күренекле урын тоткан морза Тасим Мәмәтовның бакыр рудасы табуы, аның бик сыйфатлы булуы турында язып калдыруын искә алды. Белгеч «Без аңардан бакыр рудасын башкаларга караганда күбрәк акча түләп сатып алабыз», – дип язган. Т.Мәмәтов Пермь якларында мәгъдән сәнәгатен нигезләгән кеше буларак тарих сәхифәләренә кереп калган. Завод  алга таба Пермь шәһәренең барлыкка килүенә этәргеч булып тора. Тасим Мәмәтовны патша Петр I үзенә кабул итсә, аның улы Исмәгыйль Тасимов (бу нәселне башкортлар хәзер үз милләт вәкилләре итеп тәкъдим итә) патша Екатерина II белән очрашкан. И.Тасимов Санкт-Петербургта үз акчаларына тау училищесы ача. Ул алга таба Росссиянең беренче техник югары уку йортын ачуга нигез була. Д.Закиров берничә ел дәвамында Пермьгә 300 ел тулуы уңаеннан җитәкчелеккә шәһәрнең кайсы да булса урамын Тасим Мәмәтов исеме белән атау турында хатлар яза. Топонимия комиссиясе хатларны үзендә тоткарласа да, Д.Закиров үз фикерен дәлилләп чыга ала һәм хәзер Пермьнең  бер урамы Т.Мәмәтов исемен йөртә. Конференциядә шулай ук Д.Закировның «Татары – шахтеры мастера горного дела» китабы тәкъдим ителде…

Конференциядә тәкъдим ителгән хезмәтләрнең тагын берсе – «Притомские калмаки» («Том яны калмаклары») дигән тарихи-этнографик очереклардан торган китапның тулыландырып нәшер ителгән икенче басмасы иде. Ул бу юлы галим А.Борһанов башлангычы белән дөнья күрсә, беренче тапкыр 1998 елда Кемерово өлкәсенең ул вакыттагы губернаторы Аман Тулеев ярдәме белән  укучылар кулына ирешкән. Китапны туплап чыгаручы Нәфисә Садыйкова-Еремейкина басманың тарихы белән таныштырды. 1997 елда Кемерово өлкәсеннән 3 кешене, аз санлы халыклар вәкиле буларак, Бөтендөнья татар конгрессының II Съездына чакыралар. Алар җыеннан күтәренке күңел белән кайта да, үзләре яшәгән Юрты-Константиновы авылын кузгатырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килә. Уйлана торгач, авылның 400 еллыгын билгеләп үтәргә ниятлиләр. Бәйрәм гөрләп уза. Анда  500 дән артык кеше катнаша. Актив ханымнар, чәк-чәк пешереп, губернатор Аман Тулеев янына да бара, бәхетләренә олуг җитәкче аларны бик җылы кабул итә, очрашу кызыклы уза, китап чыгару турында да килешәләр. «Тарих фәннәре докторы, Кузнецк, Алатау һәм Том янының төрки телле халыклары тарихы һәм мәдәнияте белгече, Кемерово университеты профессоры Валерий Кимеев ярдәм итмәсә, ул эчтәлек ягыннан ул кадәр әһәмиятле булмас иде», – ди Нәфисә ханым.  «Притомские калмаки» дигән тарихи-этнографик очереклар китабына этнография, археология  экспедицияләр материаллары да кергән.

Калмаклар яши торган Юрты-Константиновы авылы Том елгасы буендагы биек ярга урнашкан. Тырышлыгы, кунакчыллыгы белән аерылып торган халыкның борынгы бабаларының кем булуы турында бүген дә бәхәснең тынганы юк, берәүләр телеутлар, икенчеләре шорцлар дисә, бериш галимнәр алтайлылар дип атый. Аларны Идел буе татарлары дип тәгаенләүчеләр дә хәтсез. Фәнни-тикшеренү экспедициясе белән килүче галимнәр исә Том татарлары, дип белдергән. Галимнәр искәрткәнчә, калмакларның милли киемнәре кайбер үзенчәлекләрен саклап калса да, аларда Идел буе татарларының тәэсире нык сизелә. Сөйләмнәре дә, хәтта китапта китерелгән әйтем-мәкальләре, табышмаклары да без – Идел буе татарларыныкына бик якын…

Кузбасс ягында яшәүче милләттәшләребез Кемерово өлкәсенең татар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе,  Новокузнецк шәһәрендәге «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр Әширов белән аеруча горурлана. Ул – Ислам динен тирәнтен белүче, үзе яшәгән төбәктә милләттәшләребезне берләштереп торучы, киңәшләре белән ярдәм итүче дин әһеле булуы белән бергә, күп кенә китаплар авторы. Әнвәр хәзрәт төрле фәнни конференцияләрдә, радио-телевидениедә чыгышлар ясый, көндәлек матбугатта мәкаләләр бастыра. Әйтик, ул 2021 елда «Историческая судьба татар Кузбасса» дигән китабында рус документларында бу якларның төп халкы – «Кузнецк татарлары» дип йөртелүче телеутлар, шорцлар, калмаклар, теленгитлар тарихын, аларның яшәешен барлап язса, узган ел дөнья күргән «Яшьлегем эзләре» дигән хезмәтендә ул бабаларының бабалары булган морза Мангушевларга барып тоташкан үз нәселе турында бәян итә. Әмма китап бер нәсел турында гына булса да, җиңел тел белән язылган, кызык­лы мәгълүматларга бай басма. Анда бер нәселнең тарихы аша татар халкының язмышы чагылдырыла.

Әнвәр хәзрәт «Кузбасс һәм Көньяк Себер татарлары: тарих һәм заман» дигән темага үткән Бөтенроссия конференциясенә өр-яңа хезмәтен – «Я в глубь веков с волнением гляжу…» («Үткән гасырларга дулкынланып керәм»)   дигән затлы, төсле фоторәсемнәр белән бизәлгән китабын алып килде. Ул татар тарихында тирән эз калдырган морза Мангушевлар шәҗәрәсе белән ачыла. Анда Әнвәр хәзрәт 171 кешенең нәселен 17 нче буынга кадәр барлаган. Китапның бер бүлеге «Кузбассның күмер шахталарын үзләштерүдә татарларның керткән өлеше» дип атала. Шахталарда куркыныч һәлакәтләр, алдан күреп бетерелмәгән ишелүләр, имгәнүләр булып тора. Ә.Әширов китабында 1946-1960 елларда Осинники һәм Калтан шәһәрләре күмер предприятиеләрендә һәлак булган милләттәшләребезне барлап,
50 гә якын кеше турында төгәл мәгълүмат бирә. Аннары Әнвәр хәзрәт архивларда утырып, Совет хакимлеге елларында чыккан газета-журналларны өйрәнгән, татар шахтерлары турындагы язмаларны, материалларны барлап китабына туплаган. Аларның һәркайсында милләттәшләребезнең язмышы бәян ителә…

Конференциядә ясаган чыгышлардан күренгәнчә, Кузбасс якларында, милләттәшләребезнең башка халыклар белән кушылуы, телебезнең юкка чыга баруы күзәтелә. Балалар инде үз туган телләрен белми. Татарлар яшәгән авыллар да бетүгә таба бара. Өлкәнең  Мариин районыннан килгән төбәкне өйрәнүче Рәмзия Хәмзина искәртеп үткәнчә, элек ул яшәгән районда 8 татар авылы булган. Милләттәшләребез Кузбасс якларына Башкортстаннан, Татарстаннан Столыпинның 1907 нче елдагы  реформасыннан соң  1912 нче елда күченеп килгән, авыллар нигезләгән, аралашып гомер иткән. Хәзер шушы 8 авылдан бер татар авылы – Бурсык кына калган. Анда яшәүчеләр Башкортстанның шул исемендәге авылыннан күченеп килгән. «Бурсык­та бер генә башкорт та юк. Хәзер ул 50 кеше гомер итә торган кечкенә генә авыл булып калды», – дип ачыклады Р.Хәмзина. Элек анда татар мәктәбе дә булган, Рәмзия ханымның әнисе укытучы булып эшләгән. Хәзер мәктәпнең ябылуына да 11 ел узган. Авылның клубы да юк. Ирләр өчен бердәнбер эш урыны – пилорама.

Өлкәнең Анжеро-Судженск шәһәрендә укытучы Фирдәүс Зиннурова да татарларның Кузбасс шахталарына берничә дулкын булып килүе, аларның бер-берсенә туганнарча ярдәм кулы сузып яшәүләре турында сөйләде. Шәһәрдә өч дистә ел элек кенә халык театры базасында «Рәхим итегез, дуслар!» дигән татар клубы да оешкан. Анда үзешчәннәр көче белән концертлар, спектакльләр куелган. Әмма хәзер боларның берсе дә юк, яшьләр шәһәрдән китә икән.

Конференция гаять эшлекле узды. Пленар утырышта һәм секцияләрдә 70 тән артык доклад тыңланды. Арада төбәкне өйрәнүчеләр сафында яшьләрнең дә басуы сөендерде. Әйтик, Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәреннән килгән VIII сыйныф укучысы Исмәгыйль Кучумовның «Прокопьевск шәһәрендәге татар мәктәпләре» дигән чыгышы зур кызыксыну белән тыңланды.

Сөембикә КАШАПОВА.

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*