tatruen
Баш бит / Яңалыклар / К.Насыйриның туган авылында Апанай мәдрәсәсе шәкертләренең чыгарылыш чарасы узды
К.Насыйриның туган авылында Апанай мәдрәсәсе шәкертләренең чыгарылыш чарасы узды

К.Насыйриның туган авылында Апанай мәдрәсәсе шәкертләренең чыгарылыш чарасы узды

Казан шәһәре Апанай мәдрәсәсендә 3-14нче июль көннәрендә ир балалар өчен ислам нигезләре буенча курслар үткәрелде. Башкалабызның төрле почмакларыннан йөреп дин нигезләрен 7-14 яшьлек 58 бала үзләштерде. Укучылар курслар дәвамында ислам дине нигезләреннән тыш татар халкының бай мирасы, мең еллык гореф-гадәтләре белән танышты. Шәкертләр һәр көнне өйләгә кадәр дини дәресләр алдылар, аннары мәдәни чараларга, музейларга, төрле шәхесләр белән очрашуларга, лекцияләргә йөрделәр. Җәйге ял үсеп килүче буынга татар дин галимнәре мирасын тапшыруны, рухи-тарихи ядкәрләргә, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүне, кул эшләренә өйрәтүне бурыч итеп куйды. Оештыручылар – Казан шәһәре Апанай мәдрәсәсе һәм “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге.

Зөлхиҗҗә аеның 27нче көнендә (15нче июльдә), курсларның тәмамлануына багышланган бай бәйрәм чарасы, шул исәптән Сабан туе уеннары һәм ярышлар узды. Балалар татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның туган җирен – Яшел үзән районы Кече Шырдан авылын зиярәт итте. Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында һәм Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга әзерлек йөзеннән үткәрелде.

Балалар сәфәрне Яшел үзән районы Исаково авылында урнашкан ачык һавадагы “Татар авылы” этнография музее белән танышудан башлады. Биредә алар тимерче йортын, чүлмәкче остаханәсен карады, татар-крестьян йорты, җил тегермәне, авыл мохите, мәчет белән танышты.

Төп программа Кече Шырдан авылында көндезге сәг. 11.00-дә авылның Каюм Насыйри белән бәйле истәлекле урыннарын зиярәт итүдән башланды. Биредә балалар 1903нче елда Каюм Насыйри акчасына салынган, 2017нче елда яңадан торгызылган мәчеттә, Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханәдә булды. Шулай ук җәйге эссе көннәрдә Каюм Насыйри сусавын баскан чишмә суыннан авыз итте, К.Насыйрины хәтерли торган, Россиянең иң борынгы – 500 еллык тал агачын күрде, бай китапханә белән танышты. Авылда кулланылышка тапшырылучы плотина ачылышы да балаларның чыгышы белән үрелеп барды.

Бәйрәмнең кульминацион өлеше – киң мәйданда Сабан туе уеннарында катнашудан гыйбарәт булды. Бәйрәм милли уеннарда катнашудан гыйбарәт булды: болар – көянтә белән су ташу, кашыкка күкәй салып чабу, күз бәйләп бүләк кисү, чүлмәк вату, аркан тарту, капчык киеп йөгерү һ.б. уеннар.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*