tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кочко-Пожар авылында Сабантуй узды
Кочко-Пожар авылында Сабантуй узды

Кочко-Пожар авылында Сабантуй узды

15 июль көнне Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар авылында Сабантуй узды.

Әлеге сабантуй башка еллардан аермалырак татар халкының бөек җырчысы Рәшит ВаҺаповка багышланган иде. Шул форсаттан чарада Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында төрле елларда лауреат булган Азат Абитов, Рәнис Габбазов һ.б артистлар катнашты.

Милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зиннәтуллин Разил Ринатович сәламләде. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен, татар халкының телен,мәдәнитен үстерүдә, гореф – гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләрен игътибарга алып, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Түбән Новгород өлкәсе Сергач муниципаль төбәге җирле идарә башлыгы – Радаев Олег Анатольевичка һәм эшмәкәр, Сергач муниципаль округы депутатлар Советы депутаты – Шәипов Ирфан Таһир улына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Программа бик матур һәм тулы булды. Сабантуй төрле милли уеннар һәм заманча: футбол, волейбол ярышлары белән тулыландырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*