tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтен Россиядән аграрий-студентларны Татарстанга «Кайтам» проектына чакыралар
Бөтен Россиядән аграрий-студентларны Татарстанга «Кайтам» проектына чакыралар

Бөтен Россиядән аграрий-студентларны Татарстанга «Кайтам» проектына чакыралар

Татарстанда үз тормышларын авыл җирлеге белән бәйләргә теләүчеләр өчен күчмә чараның гариза бирү кампаниясе башланды. Чара «Кайтам» бөтенроссия проекты тарафыннан оештырыла. Гаризаны 2021 елның 5 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Проектның максаты-Татарстан Республикасы авыл территорияләрендә үз һөнәри эшчәнлеген башкарырга теләүче аграр югары һәм урта махсус уку йортларының чыгарылыш курсларында укучы студентларның шәхси трекларын формалаштыру. Чара Лаеш районында «Йолдызлы» белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә 12-16 сентябрь көннәрендә узачак һәм аграр юнәлештәге 200 студентны җыячак.

Катнашучылар тематик «Авыллар» – бер җитештерү яки азык-төлек темасы белән берләшкән ширкәтләр составында яшәячәк һәм укыячак. Чараның белем бирү өлешендә кейсларны өйрәнүгә һәм хәл итүгә, алынган компетенцияләрне һәр катнашучы чынбарлыгына адаптацияләүгә зур игътибар биреләчәк. Моннан тыш, катнашучылар АПК кысаларында һөнәри үсешнең шәхси стратегиясен эшләячәкләр.

Конкурста катнашу өчен 5 сентябрьгә кадәр сылтама буенча форма тутырырга кирәк.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә. Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе, Казан дәүләт аграр университеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

minmol.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*