tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас районының Шәмәк авылында “Гармун моңы-йөрәк җыры” фестивале узды
Апас районының Шәмәк авылында “Гармун моңы-йөрәк җыры” фестивале узды

Апас районының Шәмәк авылында “Гармун моңы-йөрәк җыры” фестивале узды

Шәмәк авылында оештырылган гармунчылар фестивалендә якын тирәдәге авыллардан да дистәләгән гармунчы катнашты. Шунысы сөендерә, алар арасында яшьләр дә байтак иде.

“Гармун моңы-йөрәк җыры” фестивалендә чыгыш ясаучыларның яше чикләнмәгән. Урта Балтай авылыннан Мәрьям апа Гатинага 74 яшь булса да, ул биредә чыгыш ясап тамашачыларны таң калдырды. Мәрьям апа – гомере буе авылның мәдәни йөзен билгеләүче шәхес. Башта ул озак еллар балалар бакчасында, аннары авылның мәдәният йортында, соңрак мәктәптә музыка һәм җыр дәресләрен укытты.

Аның укучыларының байтагы бүген татар сәнгатенә хезмәт итә. Сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеге өчен, аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем дә бирелде.

Фестивальдә катнашучыларны Казандагы «Апас» якташлык җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев сәламләде һәм бүләкләрен тапшырды. Бу атнада Апаста районның барлык авылларыннан җыелган гармунчылар “Гармун моңы-йөрәк җыры” фестиваленең йомгаклау турында чыгыш ясаячак. Анда 100гә якын гармунчы катнашыр дип көтелә.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*