tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бурятиядәге “Байкал-Идел” бию мәктәбе коллективы кунакларны милли киемнәрдән каршы алды
Бурятиядәге “Байкал-Идел” бию мәктәбе коллективы кунакларны милли киемнәрдән каршы алды

Бурятиядәге “Байкал-Идел” бию мәктәбе коллективы кунакларны милли киемнәрдән каршы алды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында биредәге “Байкал-Идел” бию мәктәбе коллективы белән дә очрашты. Мәртәбәле кунакны алар милли киемнәрдән каршы ала. Коллективка костюмнар Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән тектерелде.

Хәзерге вакытта Бурятиядә 6 мең 800 дән артык татар яши. Аларның үз оешмалары бар. Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе – Саҗидә Баталова. Милли бәйрәмнәребезне уздыралар, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда катнашалар. Үзешчән коллективлары халкыбызның җыр-биюләрен өйрәнә, аны башка милләтләргә дә тәкъдим итә. “Мондый матур киемнәр белән чыгыш ясау – үзе бер горурлык,”-ди милләттәшләребез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*