tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев Бурятиягә сәфәре барышында, республика башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты. Эшлекле сөйләшү вакытында алар Татарстан һәм Бурятия арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыша.

Васил Шәйхразыев җитәкчене Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылучы мөһим чаралар белән таныштыра. Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез белән даими очрашулар узуы хакында да җиткерде.

Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденовка биредә гомер итүче татарларга үз гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклауда мөмкинлек тудырган өчен рәхмәтен белдерде. 2010 нчы елда уздырылган халык санын алу мәгълүматлары буенча Бурятиядә 6 мең 800 дән артык татар яши. ” Бурятиядә 100 дән артык милләт гомер итә, татарлар актив, тырыш булулары белән аерылып тора, “-дип белдерде Алексей Цыденов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*