tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

25 август-җәлилчеләрне искә алу көнендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты. Ел саен бу көнне Татарстан Республикасында һәм аннан читтә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын искә алу көне билгеләп үтелә.

Истәлекле чарада герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстанның әйдәп баручы шагыйрьләре (Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон, Гөлүсә Баттал, Рифат Сәлах), танылган җырчылар чыгыш ясады.  Һәйкәлгә чәчәкләр салуда  Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов та катнашты.

  • 18.30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында  Беренче халыкара «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестивалендә җиңүчеләр концерты була.Әлеге фестиваль Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең 116 еллыгына багышланган иде.Чарада нәфис сүз осталары бәйгесе лауреатларының, «Җәлил укулары» халыкара конкурсында җиңүчеләрнең, фонд стипендиатларының, шулай ук танылган профессиональ музыкантларның һәм артистларның чыгышлары көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*