tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest-2022 фестивале яңа локациядә узачак!
Яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest-2022 фестивале яңа локациядә узачак!

Яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest-2022 фестивале яңа локациядә узачак!

2022 нче елның 30 нчы августында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе эчендә һәм территориясендә бишенче яңа татар мәдәнияты Tat Cult Fest фестивале узачак. Төп программа көндезге өчтә башлана, шул ук вакытта кайбер мәйданчыклар инде төштән башлана.

Быел фестиваль шәһәргә чыга һәм урынын алмаштыра. Казан Кирмәне белән дүрт еллык хезмәттәшлектән соң, Tat Cult Fest шәһәрнең иң популяр иҗтимагый урынын сайлый. Оештыручылар, Yummy Musiс лейблы һәм creeptone media продюсерлык компаниясе, һәм китапханә арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты.

Tat Cult Fest фестивале һәрвакыт мәдәниятләр багланышына ачык, әлеге факт 2022 елның программасын да читләтеп узмаган. Китапханә алдындагы зур сәхнәдә Казан рокерлары Gauga төркеме, яңа вокалисткалары Алинә Шәрипҗанова белән Yummy Music Band, синтипоп-квартет «Оммаж», Чаллы металистлары «Ак Бүре», беренче татар рокеры Дениз Бедретдин әйдәгән KGB төркеме, бурят этно-фьюженының вәкилләре Namgar һәм башкорт поп-фрешмены Тимур Ямалов чыгыш ясаячак.

360 градус форматында оештырылган кече сәхнәгә 30 август рэперлар Усал һәм K-Ru, яңа альбом әзерләүче Juna инди-фолк-төркеме, перкуссионистлар ансамблен чакырган qaynar лабораториясе, фестиваль өчен акустик программа әзерләгән Болгар металлының адептлары Baradj, сабр-попка нигез салучы noor дуэты, калмык этно-электропанк Hagrin төркеме, тамак белән җырлау остасы Радик Тюлюша җитәкчелеге астындагы тува-мәскәүлеләр «Чалама» триосы һәм Tat Kid Lab балалар җыры лабораториясе чыгачак.

Музыкаль программаны Казанның мәдәни символларына нигезләнгән мультимедияле һәм перформатив программа тулыландырачак. Аңарда камил калектика, Илдар Якубов, Нурбәк Батулла, «Прометей» фонды, TanyaMist, Мария Житина, Kira G, Olga Ol, Тимофей Шульц, Vlad Kononkov һәм башкалар катнашачак.

Музыка һәм яңа медиалардан тыш, фестивальдә, традиция буенча, башка активлыклар да каралган: «Смена» заманча мәдәният үзәгеннән милли нәшриятләр ярминкәсе, «Прометей» архивы һәм Татарстан режиссерларыннан фильмнар шоукейсы, «Саф радио»сыннан балалар әкиятләрен уку, «Ак Барс Дом»нан балалар өчен махсус интерактив мәйдан, милли менюлы фудкорт, Россия халыкларының бишек җырлары инсталляциясе, «Театр. Акт»тан театраль перформанс һәм китапханә фондыннан XX гасырның иң кызыклы татар язмалары җыенчыгы.

Керү — бушлай.

Фестивальнең рәсми сәхифәсе: https://vk.com/tatcultfest22.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*