tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мөхәммәт хәзрәт Галләмгә юбилее уңаеннан котлаулар җиткерде
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мөхәммәт хәзрәт Галләмгә юбилее уңаеннан котлаулар җиткерде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мөхәммәт хәзрәт Галләмгә юбилее уңаеннан котлаулар җиткерде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Уфага эшлекле сәфәр кысаларында, “Ихлас” Уфа шәһәре Киров районының мөселманнары дини оешмасы рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләм белән очрашты.

Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Мөхәммәт хәзрәт Галләмгә юбилее уңаеннан котлаулар җиткерде.

“Сез “Ихлас” Уфа шәһәре Киров районының мөселманнары дини оешмасы рәисе буларак мөселман милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, олы хөрмәткә ия зур эшләр башкарасыз. Озак еллар исән -имин яшәп, халкыбызга бергә-бергә хезмәт итәргә насыйп булсын!” – диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*