tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Чувашиянең Батыр районы Озын Куак авылына бүләкләр тапшырды
Бөтендөнья татар конгрессы Чувашиянең Батыр районы Озын Куак авылына бүләкләр тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы Чувашиянең Батыр районы Озын Куак авылына бүләкләр тапшырды

Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында яңа клуб ачылышына Татарстан вәкилләре дә килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән мәгълүмати-аналитик үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи чыгыш ясады.

“Озын Куак авылы халкы мондый мәдәният йортына күптән лаек иде. Чөнки монда актив, булдыклы кешеләр яши. Инде хәзер үзебезчә туган телдә җырлагыз да, биегез дә”, – диде. Ул яңа ачылган клубка Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән музыкаль үзәк бүләк итте.

Шулай ук ул Озын Куак авылы старостасы Рәхимулла Даутовка татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының “Халыклар бердәмлеге” медален тапшырды.

Гөлназ Шәйхи чакыруында Озын Куак авылына килгән җырчы – Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов тамашачыларга үз җырларын бүләк итте.

Искәртеп үтик, бүген Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Тантаналы ачылыш тантанасында Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев та катнашты. Озын Куак авылы мәдәният йорты өч ай эчендә сафка баскан.

татар- информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*