tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Фәндәс Сафиуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Фәндәс Сафиуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Фәндәс Сафиуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар дөньясы зур югалту кичерә. 10 октябрь көнне милләтебезнең бөек шәхесе, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Татарстан Дәүләт шурасы һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин  вафат булды.

Фәндәс Шакир улы Сафиуллин озак еллар хәрби өлкәдә хезмәт куйган Совет Армиясе офицеры иде. 1988 елда полковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыккач аның сәясәтче буларак икенче бер тормыш сәхифәсе башлана. Тарихка Фәндәс Сафиуллин 1990 елның 30 августында Татарстан суверенитеты турында Декларация укыган кеше буларак кереп калды. Гомеренең соңгы елларында, депутат вазифасыннан киткәч тә, Фәндәс Шакир улы республика һәм татар иҗтимагый тормышында  актив катнашты. Ул һәрдаим Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда үткен сүзен, үтемле фикерләрен милләттәшләребезгә белдереп килде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Фәндәс Шакир улы Сафиуллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*