tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Әниләр көне уңаеннан котлавы
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Әниләр көне уңаеннан котлавы

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Әниләр көне уңаеннан котлавы

Ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебез иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп уза.

Бу дөньяда әни булу һәм әниле булу – иң зур байлык. Кадерле әниләр, сезне чын күңелдән шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Гомерләрегез бәхетле үтсен, тормышларыгыз кадер-хөрмәткә уралсын, балаларыгызның игелеген күреп муллыкта, бәрәкәттә яшәгез.

Әни кеше – гаилә учагын сүндермичә саклаучы, тәрбия бирүче илаһи зат ул. Барыбызга да билгеле, вакытлар беркемне дә кызганмый, тормыш юлында әниләре гүр иясе булганнар да бар, бу көннәрдә балалары аларга догалар ирештереп, аларның рухларын да шатландырсалар иде.

Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*