tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы “Өмет” газетасын 30 еллык юбилее белән тәбрик итә
Бөтендөнья татар конгрессы “Өмет” газетасын 30 еллык юбилее белән тәбрик итә

Бөтендөнья татар конгрессы “Өмет” газетасын 30 еллык юбилее белән тәбрик итә

Хөрмәтле Рәдис Гыйльван улы,
кадерле “Өмет” газетасы хезмәткәрләре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән газетагызның 30 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Башкортстан Республикасында яшәгән милләттәшләребез өчен әлеге басма рухи азык, яшәешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.
30 ел күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Башкортстан Республикасында, Уфа каласында халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга, Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.
“Өмет” газетасы алга таба да үз дәрәҗәсен югалтмыйча, заман белән бергә атлаучы мәгълүмат чарасы булып, тагын да югарырак үрләргә ирешсен. Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр телибез. Милләтебез алдында башкарган хезмәтегез өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребез сакланыр дигән өметтә калабыз.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*