tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иван Ургант һәм Владимир Познер Казан Чәк-чәк музеенда фильмнарына бер өзек төшерде
Иван Ургант һәм Владимир Познер Казан Чәк-чәк музеенда фильмнарына бер өзек төшерде

Иван Ургант һәм Владимир Познер Казан Чәк-чәк музеенда фильмнарына бер өзек төшерде

15 июльдә, пәнҗешәмбе көнне, Иван Ургант һәм Владимир Познер Казанга килеп, Чәк-чәк музеенда үзләренең документаль фильмы фрагментын төшерде. Бу хәбәр белән Instagram битендә музей директоры Дмитрий Полосин уртаклашты.

«Бүген без бөтен коллектив белән искиткеч әңгәмәдәшләрне кабул иттек. Команда рус халкы (Россия) рухының үзенчәлеге турында фильм төшерә», — дип язган ул.

Танылган Мәскәү кунаклары төшерә торган фильм рус халкы рухына багышланган. Кино төшерү кысаларында, Татарстан башкаласыннан тыш, алар инде җиде шәһәрдә (Волгоград, Саратов, Самара, Түбән Новгород, Городец, Кострома һәм Рыбинск) булганнар.

Элегрәк «Татар-информ» Иван Ургант һәм Владимир Познер Идел буендагы сигез шәһәр, шул исәптән Казан турында документаль фильм төшерәчәк, дип хәбәр иткән иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*