tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә “Татар китабының глобаль дөньясы” дигән күргәзмәне матбугат чараларына күрсәттеләр
Милли китапханәдә “Татар китабының глобаль дөньясы” дигән күргәзмәне матбугат чараларына күрсәттеләр

Милли китапханәдә “Татар китабының глобаль дөньясы” дигән күргәзмәне матбугат чараларына күрсәттеләр

Казанның иң матур урыннарының берсендә урнашкан Милли китапханәдә “Татар китабының глобаль дөньясы” дигән күргәзмәне матбугат чараларына күрсәттеләр. Бизәлеше, мохите, серлелеге белән үзенә тартып торган китапханәдә, үткәнне заманча чагылдыру кешеләрнең күңелендә якты хисләр уятыр, дип өметләнәләр оештыручылар.

Күргәзмә үзе дә китап яисә бер роман кебек: тышлыгын, ягъни ишекне ачу белән, үз дөньясына алып кереп китә. Биредә Алтын Урда чорыннан хәзерге заманга күпер салынган. Үткәннәргә сәяхәт рәсемнәр, текстлар, шәрехнамәләр белән үрелеп бара. Артефактлар яңа күргәзмә форматларында – мэппинг, инсталляция, радиотрансляция өзекләре аша тәкъдим ителә.

Милли китапханә җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова биредә һәр кеше үзенә рухи азык таба алачагына һәм күпмедер белем туплап китәчәгенә ышана. Күргәзмә сирәк китап һәм кулъязмаларны гына күрсәтеп калмый, ә узган чорлар һәм бүгенге көн сорауларына җавап бирә, борынгы проблемаларның бүген дә актуальлеген күрсәтә.

Журналистларга экскурсияне Альфред Бустанов ясаса да, мондагы һәр мәгълүмат белгеч ярдәменнән башка да аңлашылырлык итеп тәкъдим ителгән. Экспозицияне борынгы эпитафияләр инсталляциясе ачып җибәрә. Ә Алтын Урда чорын компьютер анимациясендә карарга була. XVII-XVIII гасырлар Ислам эстетикасы Казан федераль университеты һәм Милли китапханә кулъязмаларында чагылдырылган. XVIII-XIX гасырлардагы язу рәвешләре эволюциясе шулай ук кулъязмалар һәм инсталляцияләрдә күрсәтелә. Совет чоры китапларында өч графиканың берьюлы кулланылышын күзәтергә була.

Күргәзмәне оештыруда ТР Милли китапханә директорының урынбасары Тәбрис Яруллинның да өлеше бик зур. Чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Татар глобальлеген яңа яктан ачу өчен, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе күргәзмә залына һәр айның соңгы дүшәмбесеннән кала 11:00дән алып 20:00гә кадәр килергә кирәк. Сезне анда, һичшиксез, көтәләр.

Дания Нәгыйм

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*