tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Нижневартовсктагы Федераль Сабантуйның туры эфирын карагыз!
Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Нижневартовсктагы Федераль Сабантуйның туры эфирын карагыз!

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Нижневартовсктагы Федераль Сабантуйның туры эфирын карагыз!

XXI Федераль Сабантуй Ханты-Манси автономияле округының Нижневартовск шәһәрендә 18-19 июнь көннәренә билгеләнгән. Яңа төр коронавирус инфекциясен тарату куркынычын киметер өчен, милли бәйрәм быел башка форматта узачак. Чит төбәкләрдән Сабантуена кунаклар килмәячәк.

Сабантуйны тантаналы рәвештә Нижневартовскиның Сәнгать сараенда җирле вакыт белән 18 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 16 сәг) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Ханты-Манси автономияле округы Губернаторының беренче урынбасары Алексей Шипилов ачып җибәрәчәкләр. Бәйрәм Татарстанның сәнгать осталары концерты белән дәвам итәчәк. Залга җыелган тамашачы бина сыйдырышлыгының 50%тан да артмаячак. Халык  бәйрәмне онлайн форматта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында, ютуб каналда карый алачак.

Киләсе елда Федераль Сабантуй Ульяновск өлкәсендә узачак. Биредә әлеге өлкә делегациясенә эстафета тапшырылачак.

Кичен Татарстан Президенты исеменнән Тантаналы кабул итү каралган.

19 июнь көнне онлайн форматта Сабантуй Мәскәү вакыты белән 10 сәгаттә  Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында һәм ютуб каналда башланачак. Ә сәгать 11дә татарча көрәш ярышы башланып китәчәк. Тамашачы көрәшне туры эфирда карый алачак.

Конгрессның ютуб каналына сылтама:

https://www.youtube.com/channel/UCQbsKjbgR2oVdcFg_OcXwjg

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*