tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатларын Пушкин картасыннан кулланырга өндәделәр
Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатларын Пушкин картасыннан кулланырга өндәделәр

Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатларын Пушкин картасыннан кулланырга өндәделәр

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына килгән 1500 дән артык делегатка мөрәҗәгать итеп,  Пушкин картасыннан кулланырга киңәш итте.

Бу минутларда “Казан-Экспо” үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының беренче утырышы уза.

“Балаларны, яшүсмерләрне Казанга, Татарстанга берничә көнгә алып килеп, Пушкин картасы ярдәмендә татар театрларына, музейларыбызга, Болгар, Биләр, Иске Казан, Алабуга тыюлыкларына, Кырлайга, Тукай маршруты авылларына, музейларына йөртеп, эчтәлекле милли тәрбия биреп була. Төркемнәрне оештырып монда алып килү – сездән тора. Оешмаларыбыз ишекләре һәрвакыт ачык, андагы иҗатчылар белән очрашулар, остаханәләр ясап, туган тел белү дәрәҗәсен үстереп була”, – диде Дамир Натфуллин.

Ул, шулай как, Милли китапханәгә игътибарны юнәлтте. “Милли китапханә яңа бер милли иҗтимагый үзәк булуын дәвам итә, анда күп кенә татар телле проектлар алып барыла: яңа спектакльләр, концертлар, остаханәләр, күргәзмәләр, уку клубы…Ул тәҗрибә дә сезгә бик файдалы булырга мөмкин», – диде.

 https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*